news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда сәламәтлеге чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен ифтар оештырыла

Ифтар программасында балалар тарафыннан Коръән укулар, “Ислам диненең биш баганасы” темасына багышланган викторина, вәгазь уку каралган.

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”). Бүген, 13 июньдә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды “Туган авылым” ял итү комплексында авыру балалар тәрбияләүче мөселман гаиләләре өчен ифтар оештыра. Фонд карамагында күп балалы, аз керемле һәм авыру балалар тәрбияләүче гаиләләр шактый. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Туган авылым"да корылган чатырда узачак ифтарда 300гә якын кеше катнашуы көтелә. Ифтар программасында балалар тарафыннан Коръән укулар, “Ислам диненең биш баганасы” темасына багышланган викторина, вәгазь уку, мөнәҗәтләр әйтү каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot