news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда сәламәт яшәү рәвеше концепциясен җәелдерү буенча PR-проектлар тәкъдим ителә

Бүген Туполев исемендәге КДТУда җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча VII Бөтенроссия олимпиадасына тәкъдим ителгән проектларның презентациясе уза

(Казан, 3 март, “Татар-информ”). Бүген Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетында җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча VII Бөтенроссия олимпиадасына тәкъдим ителгән проектларның презентациясе уза.
Искәртеп узабыз, олимпиада кичә Казанда PR көннәре кысаларында башланды, анда Россиянең 16 шәһәреннән 26 югары уку йорты командасы җыелды.
Җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча олимпиада проектлары иҗади конкурсының сайлап алу туры жюри рәисе, Социаль технологияләр институтының тарих һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр кафедрасы доценты Анора Хәкимова халык алдында тәкъдим итү өчен җибәрелгән эшләрне сайлап алу нәтиҗәләре хакында хәбәр итте.
Жюри тәкъдим ителгән 24 проект арасыннан PR-проектларның техник һәм сыйфат критерийларына туры килүче 15 эшне сайлап алды. 2010 елның 25 февраленә кадәр җибәрелгән эшләр каралды, дип хәбәр ителә PR көннәре сайтында.
Шорт-листка түбәндәге командаларның эшләре керде:
Вологда дәүләт техник университеты
Мари дәүләт университеты
Орел дәүләт университеты
Санкт-Петербург дәүләт инженер-икътисад университеты
Кама дәүләт инженер-икътисад академиясе (“Исән бул” проекты)
Мәскәү дәүләт лингвистика университеты
М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты
Н.И.Лобачевский исемендәге Түбән Новгород дәүләт университеты
Р.Е.Алексеев исемендәге Түбән Новгород дәүләт техник университеты
А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты
В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Санкт-Петербург дәүләт электротехника университеты
Академик М.Ф.Решетнев исемендәге Себер дәүдәт аэрокосмик университет
Ульяновск дәүләт техник университеты
А.М.Горький исемендәге Урал дәүләт университеты
Көньяк Урал дәүләт университеты.
Быелгы проектларның темасы – “Җәмәгатьчелек белән элемтә чаралары ярдәмендә сәламәт яшәү рәвеше концепциясен җәелдерү”.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100