news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда сәләтле яшьләрне бүләклиләр

Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашачак.

(Казан, 7 декабрь, "Татар-информ"). Бүген Казан дәүләт яшь тамашачы театрында Татарстан Республикасының сәләтле яшьләрен бүләкләү тантанасы узачак. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашыр дип көтелә. Бу хакта республика Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

220дән артык сәләтле бала, халыкара, Бөтенроссия һәм төбәкара олимпиадалар җиңүчеләре һәм призерлары, аларның укытучылары социаль яктан мөһим һәм иҗтимагый эшчәнлек (20 кеше), фәнни-техник иҗат, уку-тикшеренү эшчәнлеге (173 кеше), һөнәри осталык (25 кеше), сәнгати иҗат (3 кеше), һәвәскәр спорт (3 кеше) номинацияләре буенча Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин премиясе белән бүләкләнәчәк.

Исегезгә төшерәбез: сәләтле яшьләрне бүләкләү тантанасы 2006нчы елның декабреннән бирле үткәрелә. Халыкара һәм бөтенроссия олимпиадалары җиңүчеләре федераль бюджеттан 60 мең сум, ә Бөтенроссия олимпиадалары призерлары һәм төбәкара олимпиадалар җиңүчеләре 30 мең сум белән бүләкләнәләр.

Россия Федерациясе Президенты премиясе лауреатларына,аларның остазларына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot