Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда сәләтле балаларга бәллүр ябалаклар тапшырдылар
Татарстан башкаласында "Глаголица" республика балалар әдәби премиясенә нәтиҗәләр чыгарылды
(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Гузель Широва). 15 ноябрьдә Казанда I "Глаголица" республика балалар әдәби премиясенә нәтиҗәләр чыгарылды. Премияне гамәлгә куючы - "Счастливые истории" хәйрия фонды. Чара "Әкият" Татар дәүләт курчак театрында узды.
Анда бөтен республикадан конкурста катнашкан 100дән артык бала җыелган иде. Аларның 24е төрле номинацияләрдә җиңүче булды, дипломнар һәм бүләкләр алды. I дәрәҗә сигез лауреат бәллүр ябалак статуэткалары, ноубуклар һәм "Малая библиотека" китаплар җыелмасын алды. Шулай ук финалга чыгучылар өчен Татарстан һәм Россиянең танылган язучылары, Рус география җәмгыяте сәяхәтчеләре белән мастер-класслар да оештырылган иде. Моннан тыш, I, II һәм III дәрәҗә лауреатларның эшләре альманахта да басылачак.
Конкурс кысаларында рус телендә проза, поэзия, эссеистика, татар телендә проза һәм француз, инглиз һәм алман телләрендә язылган әсәрләрнең автор тәрҗемәләре каралган. Бәйгедә 10нан 17 яшькәчә балалар катнашкан.
Тантаналы өлештән содүң балалар торт белән чәй эчте, аннары Валентин Катаев әкияте буенча куелган "Цветик-семицветик" спектаклен карады.
"Рус телендә проза" номинациясендә 10нан 13 яшькә кадәр категориядә «Волшебные звуки кларнета» дигән әсәр белән Александр Архиреев (Казан) җиңде, шул ук номинациядә 14тән 17 яшькәчә категориядә "Выдыхай" тексты белән Галия Гарифуллина I дәрәҗә лауреат булды.
10нан 13кә кадәр яшь категориясендә "Шшш..." шигыре белән "Рус телендә поэзия" номинациясендә Диана Хөрмәтуллинага (Казан) тиңнәр табылмады. Шул ук номинациядә яшүсмерләр арасында "Я? Вы?" тексты белән аның якташы Виктория Чернова җиңде.
Татар телендәге прозада 10нан 13кә кадәр яшь категориясендә "Актәпи" әсәре белән Сөмбел Газизова җиңде (Актаныш районы). Яшүсмерләр арасында татар телендәге проза номинациясендә "Умырзая кыйссасы" тексты белән Регина Мөхетдинова (Чүпрәле районы) I дәрәҗә лауреат булды.
Рус телендәге эссеистика номинациясендә 14тән 17 яшькә кадәр категориядә "Когда человек - картина" әсәре белән Ләйсән Хәерова (Әлмәт районы) җиңде. Ә тәрҗемәчеләр арасында Рэй Брэдбериның "Апрельское колдовство" хикәясе инглиз теленнә тәрҗемә иткән Элина Андреева (Чаллы) беренче булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз