news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда сәхнәдәшләре Вәсилә Фәттахованы искә ала

Концерт 19 апрельдә булачак.

(Казан, 26 февраль, “Татар-информ”). Эстрада артистлары Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахованың якты истәлегенә Хәйрия концерты оештыра. Татарстанның һәм Башкортстанның күренекле артистлары катнашкан концерт 19 апрельдә “Уникс” концертлар залында үтәчәк. Бу хакта мәгълүмат концертларга электрон билет сатылу сайтларында урнаштырылган.

Концертта Хәмдүнә Тимергалиева, Халидә Бигичева, Нәзифә Кадыйрова, Зөһрә Шәрифуллина, Радик Юльякшин (Элвин Грей), Эльмира Сөләйманова, Азат һәм Алсу Фазлыевалар, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Ришат Фазлиәхмәтов, Ләйсән Гыймаева, Булат Бәйрәмов, Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар, Зифа Нагаева, Илназ Баһ, Рамил Галимҗанов, Айфара төркеме, Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар, Руслан Зөлкәрнәев, Илһам Шәриф, Алмаз һәм Айдар Юнысовлар, Айгөл Габдуллина, Лилия Насыйрова, Айдар Фәтхетдинов, Ирек Зарипов, Айнур Такиуллин кебек җырчының дуслары һәм аның хөрмәт иткән яшь җырчылар катнаша. Кичәне Гөлназ Сәфәрова һәм Фирдәт Галиев алып бара.

Мәгълүмат өчен: "Туган як", "Ялгыз миләш", "Әтием" кебек хитларны башкаручы популяр җырчы Вәсилә Фәттахова 2016 елның 26 гыйнварында Уфада бала тапканнан соңгы килеп чыккан өзлегүдән хастаханәдә вафат булды. Аңа нибары 36 яшь иде. Җырчының Кәрим һәм Камилә исемле балалары тормыш иптәше Илгиз Гәбдерәкыйпов тәрбиясендә үсә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100