news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Сөембикә-ханбикәнең тууына 500 ел тулуга багышланган күргәзмә эшли башлый

ТР Сынлы сәнгать дәүләт музее тупланмасыннан һәм Татарстан рәссамнары картиналарыннан торган күргәзмә Республика көненә багышлана

(Казан, 23 август, «Татар-информ»). 26 августта «Хәзинә» милли сәнгать галереясында “Татарстан рәссамнары: тууына 500 ел тулу алдыннан Казан ханлыгы патшабикәсе - Сөембикә образы” күргәзмәсе ачыла.

ТР Сынлы сәнгать дәүләт музее тупланмасыннан һәм Татарстан рәссамнары картиналарыннан торган күргәзмә Республика көненә багышлана.

Музейда билгеләп үтелгәнчә, Казанда Сөембикәнең легендар образы беренче тапкыр аерым күргәзмә итеп куела. Сөембикә образы – Россия патшасы хөкүмәте чорында да, шулай ук совет чоры вакытында да идеология белән тыгыз бәйләнгән тема булган.

Бүгенге көндә Сөембикә образына мөрәҗәгать итү шартлы, «мөселман авангарды», абстракционизм, концептуализм, гади алымнар, шәмаил сәнгате эстетикасы кебек постмодернизм теле аша бара.

Күргәзмә 26 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

(Надия Шәйхетдинова әзерләде).
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100