news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда сәүдә үзәкләре янында вакцина ясату мобиль пунктлары барлыкка килде

Гриппка каршы прививканы теләгән һәркемгә бушка ясыйлар.

Казанда сәүдә үзәкләре янында вакцина ясату мобиль пунктлары барлыкка килде
Султан Исхаков/архив

(Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ"). Казанның ике сәүдә үзәге каршында вакцина ясату мобиль пунктлары барлыкка килде.

“Мега” сәүдә үзәге һәм “Тандем” сәүдә-күңел ачу үзәге янында табиблар шәһәр халкына иртәнге 10:00 кичке 18:00 кадәр вакцина ясаячак. Мобиль пунктлар шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 7 октябрьгә кадәр эшлиячәк.

“Казан ярминкәсе” Күргәзмә үзәге территориясендә 25 сентябрьдә экспресс-прививка пункты ачылачак.

“Вакцинацияне ОМС полисы буенча теркәлгән медицина оешмасында ясатырга була. Моның өчен алдан язылу кирәкми. Вакцинацияне бушлай ясыйлар”, - диделәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot