news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда сәүдә үзәгендә 250 дән артык хатын-кыз сөт бизләрен тикшерткән

Социаль акция 16 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 7 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бу минутларда Казан сәүдә үзәкләренең берсендә социаль акция уза. Хатын-кызлар маммологларга сөт бизләрен тикшертә. Бу хезмәт бушлай күрсәтелә.

#япрошла хэштегы астында акция 10 да башланган, кичке 16 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Республика клиник онкологик диспансеры матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, сәгать 13.00 гә 253 хатын-кыз тикшеренгән, 31 хатын-кызда зарарлы булмаган шешкә (12,2 процент), 1 хатын-кызда (0,4 проц) яман шешкә шик туган. "Мега" сәүдә үзәгендә 10 онколог, 4 узист эшли.

Тикшеренүче ханымнарның уртача яше - 50-70 яшь. Биредә бәйрәм мохите: чәчләргә прическа да, биткә макияж да ясыйлар.

Акция беренче ел гына үткәрелми, былтыр биредә 560 кеше тикшеренгән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100