Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Рухи иминлек архитектурасы» республика форумы ачылды
Казанның Әхмәт Зәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге мәчеттә «Рухи иминлек архитектурасы» республика форумы үткәрелде. Чарада Россия Федерациясе Совет Федерациясенең Татарстаннан сенаторы Тимур Нагуманов, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин һәм Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесе Илдус Гәрәев, Ислам мәдәниятен, фәнен һәм мәгарифен яклау фонды директоры урынбасары Алексей Петров катнашты.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгышында татар галимнәренең мирасы һәм аларның динне саклаудагы батырлыгы турында сөйләде. «Әхмәт Зәки хәзрәт яшәгән чор — авыр заман булган. Әмма нәкъ шушы чорда ул динне саклап калган», — диде ул. Мөфти хәнәфиләр юлын дәвам итүнең әһәмиятен билгеләп үтте.
Әхмәт Зәки хәзрәтнең оныгы, Татарстан буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин, үз чыгышында бабасы турындагы истәлекләре белән уртаклашты. «Мин аны гади бабай итеп хәтерлим, ул һәрвакыт укый, яза иде. Соңрак кына аңладым — ул дин һәм мәгърифәт үсешенә зур өлеш керткән шәхес булган», — диде Сафиуллин. Аның фикеренчә, мондый үрнәкләр яшь буын өчен маяк булырга тиеш.
Православ рухание Артемий Лушкин чыгышында диннәр арасындагы диалог һәм яшьләрне тәрбияләүдә шәхси үрнәкнең әһәмиятен билгеләп үтте. «Без яшьләргә сүз белән генә түгел, гамәл белән дә үрнәк күрсәтергә тиешбез. Чөнки яшьләр икейөзлелекне бик тиз сизеп ала», — диде ул.
Татарстан Республикасы Террорчылыкка каршы комиссиясе аппараты җитәкчесе Илдус Гәрәев форумның әһәмиятен билгеләп үтте. «Терроризмның милләте дә, дине дә юк. Бу — яманлык. Сез — руханилар — шуңа каршы беренче сафларда торучылар», — диде ул.

Галимнәр фикеренчә, рухи иминлек нигезе — мәгърифәт, дини белем һәм яшь буынны дөрес юнәлештә тәрбияләү. «Без хәзер яшьләргә үз илебездә сыйфатлы ислам белеме алу мөмкинлеге бирәбез», — диде Ислам мәдәниятен, фәнен һәм мәгарифен яклау фонды директоры урынбасары Алексей Петров.
«Бу — татар халкының рухи байлыгы. Без үз галимнәребезне йолдызлар кебек кадерләргә тиешбез», — дип йомгаклады Камил хәзрәт Сәмигуллин.
- Форумны «Әхмәдзәки» мәчете «Диалог» коммерциячел булмаган оешмасы һәм «Игелекле Маяк» хәйрия фонды белән берлектә, ТР Террорчылыкка каршы комиссия аппараты белән килештереп, ислам мәдәниятен, фәнен һәм мәгарифен яклау фонды оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз