news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Russia Halal Expo халыкара күргәзмәсе узачак

15-17 майда Казанда Russia Halal Expo халыкара күргәзмәсе узачак. Экспозиция белән «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгенең 2 һәм 3нче павильоннарында танышырга мөмкин, дип хәбәр итә KazanForum ның матбугат хезмәте.

Искәртеп узабыз, Russia Halal Expo – Россиядә иң зур инвестицион һәм инфраструктур проектлар күргәзмәсе. Ул бизнес-проектларны таныту һәм үстерү өчен уникаль киңлек, форумда катнашучылар арасында конструктив диалог төзү өчен мәйданчык булып тора.

Күргәзмәдә кунаклар инвестицион һәм инфраструктур проектлар, ислам икътисадында ике якка да файдалы технологик альянслар презентациясе, B2B проектлар, ислам икътисады инициативалары, зур бизнес, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары продуктлары тәкъдим ителгән күргәзмә, төрле халыкара стендлар белән таныша ала.

Күргәзмәдә партнерлар һәм иганәчеләр, ислам финанслары, шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән килгән вәкилләр дә булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100