news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда RUSSIA HALAL EXPO күргәзмәсе үтәчәк

RUSSIA HALAL EXPO «Корстон» комплексында узачак.Биредә ризыкларны татып карарга гына түгел, сатып алырга да мөмкин булачак.

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Казанда 18-20 майда узачак RUSSIA HALAL EXPO хәләл-индустрия күргәзмәсендә Татарстан һәм Россиядән хәләл азык-төлек җитештерүче эре оешмалар катнаша. Бу хакта RUSSIA HALAL EXPO оештыру комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан холдингларыннан “Агросила”, “Равис – Сосновка кош фабрикасы” һәм башкалар булачак. Татарстанның сәүдә нокталары белән дә сөйләшүләр алып барыла. Әлеге күргәзмәгә 3 меңләп кеше килер дип көтелә.

RUSSIA HALAL EXPO «Корстон» комплексында узачак. Күргәзмә барышында компанияләрне тәкъдим итү, азык-төлек дегустациясе, мастер-класслар һәм бәйгеләр оештырыла. Биредә ризыкларны татып карарга гына түгел, сатып алырга да мөмкин булачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100