Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда RUSSIA HALAL EXPO күргәзмәсе ачылачак
Бу күргәзмәдә хәләл продукция җитештерә торган 60 тан артык предприятие һәм хәләл хезмәтләр күрсәтә торган халыкара компанияләр катнашачак.
(Казан, 13 май, "Татар-информ"). Казанда 18 майда RUSSIA HALAL EXPO күргәзмәсе ачылачак, дип хәбәр итә оештыру комитетының матбугат хезмәте. Чара 3 көн, ягъни 20 майга кадәр "Корстон" үзәгендә узачак.
Бу күргәзмәдә хәләл продукция җитештерә торган 60тан артык предприятие һәм хәләл хезмәтләр күрсәтә торган халыкара компанияләр катнашырга теләк белдергән. Аерым алганда, халыкара компанияләр арасында Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия, Шри-Ланка, Беларусь, Кыргызстан, шулай ук Россия төбәкләреннән килүчеләр бар.
"Корстон" да ислам канунына туры килгән төрледән-төрле әйберләр һәм хезмәтләр: ит продукциясе һәм казылык эшләнмәләре, кондитер әйберләре, чәй, бал, азык кушылмалары, балалар туклануы, мөселман туризмы тәкъдим ителәчәк:
Әйтергә кирәк, RUSSIA HALAL EXPO күргәзмәсен үткәрү көннәрендә тренинглар һәм мастер-класслар оештырылыр, дип көтелә. Хәләл товарлар һәм хезмәтләр күргәзмәсе Татарстанда беренче мәртәбә Президент һәм Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә.
Әлеге чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәте, республиканың “Хәләл" стандарт Комитеты һәм ТР Инвестицион үсеш агентлыгы оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз