news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда рус әдәбиятыннан “Виктория” интеллектуаль уены үткәрелә
Аны Казан шәһәре мәгариф идарәсе оештыра
Скопировать ссылку
(Казан, 12 март, “Татар-информ”). Казан шәһәренең 51 нче мәктәбендә (К.Тинчурин ур., 3) рус әдәбиятыннан уздырыла торган “Виктория” интеллектуаль уенының бүген 2нче көне. Быел 10 мартта старт алган шәһәркүләм уен 1991 елдан бирле уздырыла һәм Россия киңлегендә ул проектның тиңдәше юк, дип хәбәр итә аны оештыручы Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе.
Уенның быелгысы “Аның каршында баш ию оят түгел” темасына А.П.Чеховның тууына 150 ел тулуга яраштырылган, ә уенның соңгы көне 19 мартка билгеләнгән. Шәһәр мэриясеннән алынган мәгълүмат буенча, “Виктория” интеллектуаль уенында бу юлы Казанның 20 мәктәбеннән 350ләп укучы катнаша, 19 марттагысында, беренче тапкыр буларак, рус теле һәм әдәбияты укытучыларыннан торган 7 команда көч сынашачак.
Уенның исә хәтта үз гимны бар, һәр команда исә А.П.Чехов пьесалары өзекләреннән төзелгән сәхнәләштерелгән чыгышлар әзерләгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot