news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда “Рукопожатие” Бөтенроссия кинофорумы үткәрелә

Әлеге чара илнең 6 каласында үткәрелеп, Мәскәүдә тәмамланачак

(Казан, 21 март, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 20-23 март көннәрендә Казанның “Мир” кинотеатрында Н. Я. Киселев исемендәге “Рукопожатие” Бөтенроссия кинофорумы уза. Ул җәмгыятьтәге милләтара мөнәсәбәтләргә багышланган. Чараның төп темасы — милләтара һәм конфессияара толерантлыкны, халыклар арасындагы тынычлыкны ныгыту.

“Татар-информ” МА уздырган матбугат конференциясе бүген әлеге темага багышланган иде.

Журналистлар белән очрашуда яһүдләрнең федераль милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Евгения Михалева, кинофорум җитәкчесе Элла Митина, режиссер, сценарийлар авторы Йосыф Разыйков катнашты.

Кинофорум Россиянең 6 каласында уза. Казаннан тыш, Ростов-на-Дону, Симферополь шәһәрләрендә яшәүчеләр әлеге фильмнарны тамаша кыла алачак. Тумышы белән Башкортстан Республикасыннан булган Николай Киселев исеме белән аталган кинофорум кысаларында тәкъдим ителгән кинотасмаларны аның якташлары — уфалылар һәм Ярославль халкы инде карарга өлгергән. “Рукопожатие” сентябрь аенда Мәскәүдә тәмамланачак.

“Казан ул шундый урын — монда дуслар, безнең белән бергә проектларны гамәлгә ашыручы хезмәттәшләребез бар, һәм безнең монда беренче генә килүебез түгел. Моңа кадәр Татарстан башкаласында “Диалог” дип исемләнгән халыкара проект, “Милләтара инициативалар клубы” семинары белән булган идек, - диде Евгения Михалева. – Кинофорум узачак калаларны сайлаганда, Казанга, һичшиксез, барачакбыз, дидем. Монда ачык, әңгәмәгә һәрвакыт әзер булган һәм чын мәгънәсендә позитив хезмәттәшлеккә омтылучы кешеләр яши.”


Уңай үрнәк итеп ул ТР халыклары дуслык йорты, ТР халыклары ассамблеясы, ТР халыклары яшьләр ассамблеясы белән үзара эшчәнлекне китерде.

Проект 2013 елда барлыкка килгән һәм беренче тапкыр Мәскәүдә тормышка ашырылган. Быел исә, РФ Президенты гранты ярдәме белән, кинофорум төбәкләрдә дә үткәрелә.

“Шәхсән минем өчен кинофорум ул битараф булмау, башка кеше кайгысыннан читтә калмау дигәнне аңлата. Әгәр дә тирәбездә безгә ошамаган кешеләр бар икән, аларга арка белән борылып басарга дигән сүз түгел, киресенчә, ярдәм итәргә кирәк. Нәкъ менә шул кул бирешүдән татулык һәм үзара аңлашып эшләү барлыкка килә дә”, - дип саный ул.

Элла Митина сүзләренчә, кинофорум кысаларында тамашачыларга 14 фильм тәкъдим ителәчәк, аларның 5 се — уен фильмы, калганнары документаль фильмнар. Алар арасында яшь һәм тәҗрибәле режиссерлар тарафыннан төшерелгән кинотасмаларны карарга мөмкин. “Фильмнарны милләтара мөнәсәбәтләр темасы һәм югары сыйфатлы булулары берләштерә”, - диде һәм кинофорум өчен кинокартиналарны бик кырыс шартларда сайлап алуларын билгеләп үтте. Элла Митина шулай ук фильмнарны ТР халыклары дуслык йортында һәм Казан дәүләт мәдәният университетында карау мөмкинлеге хакында да хәбәр итте.

Сеансларга керү — бушлай. Кинотасмаларны тамаша кылганнан соң, азакта фикер алышу, режиссерга сораулар бирү мөмкинлеге дә булачак, диде Элла Митина. Аның сүзләренчә, кинофорумда Татарстаннан катнашучылар юк.

Йосыф Разыйков мондый очрашуларны бик хуплавын, алар аңа киләчәктә үзен камилләштерергә ярдәм итүен ассызыклады. “Әлеге кинофорум кысаларында кешеләр белән һәрвакыт аралашу процессы бара, шуңа да “Рукопожатие” минем өчен һөнәри яктан мөһим чара”, - диде ул.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot