news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда “Рух киңлеге” исемле уникаль картина белән танышып була
Бүген 17 сәгатьтә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның күргәзмәләр залында “Адашкан йолдызлар” циклыннан “Рух киңлеге” исемле бер картина күргәзмәсе узачак
Скопировать ссылку
(Казан, 22 июнь, “Татар-информ”). Бүген 17 сәгатьтә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның күргәзмәләр залында “Адашкан йолдызлар” циклыннан “Рух киңлеге” исемле бер картина күргәзмәсе узачак. Картинаның авторы - Халыкара төбәк мәгълүмат, элемтә һәм идарә итү академиясе академигы, Сан-Францискодагы Халыкара фән һәм мәдәният академиясенең мактаулы президенты, психология һәм соционика өлкәсендәге фәлсәфә докторы Игорь Калинаускас.
Игорь Калинаускас Түбән Новгородта туа. 1985 елда Физик культура институтына тренер факультетына укырга керә. Анда ул югары составлы спортчылар белән психолог буларак эшли. Аның методикасы Украина һәм СССРның җиңел атлетика буенча җыелма командалары әгъзаларын өйрәткәндә кулланыла. 1986 елдан Игорь Николаевич Киев Радиация медицинасы институтында психолог булып эшли. Анда ул Чернобыль атом-электр станциясендә булган һәлакәтне бетерүчеләр психологиясен өйрәнә.
“Рух киңлеге” картинасы эчтәлеге һәм формасы ягыннан бик үзенчәлекле. Рәсем Игорь Калинаускасның фәнни объекты булып санала. Авторның махсус методикасы ярдәмендә картина кеше аңына һәм психикасына уңай йогынты ясый.
Күргәзмәне Казан дәүләт университетының тренинг-үзәге директоры, Аурупа Психотерапевты сертификатына ия булучы, психология фәннәре кандидаты, картинаның хуҗасы Сергей Петрушин ачар дип көтелә. Күргәзмә белән 25 июньгә кадәр танышып була, дип хәбәр итә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot