news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Рудольф Нуриевка һәйкәл куелу мәсьәләсе буенча фикер алыштылар

Быел мәшһүр биюченең тууына 80 ел.

Казанда Рудольф Нуриевка һәйкәл куелу мәсьәләсе буенча фикер алыштылар
Михаил Захаров

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казанда татарның бөек шәхесе Рудольф Нуриевка һәйкәл куелырга һәм ул Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры тирәсендә булырга тиеш. Бүген - Казанда Рудольф Нуриев исемендәге классик балет фестиваленең икенче көнендә – театрда Рудольф Нуриев исемен мәңгеләштерү турында түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды. 

Аерым алганда, сүз Казанда Рудольф Нуриевка һәйкәл кую турында бара. Фикер алышуда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, халык язучысы Ренат Харис, күренекле композитор Резеда Әхиярова, театрның балет сәнгате җитәкчесе Владимир Васильев, билетлар сату буенча директор урынбасары Юрий Ларионов һәм башкалар катнашты. Түгәрәк өстәл утырышын танылган журналист Татьяна Мамаева алып барды. Очрашуда “Татар-информ” хәбәрчеләре дә катнашты.

“Һәйкәл кую-куймау ике генә нәрсәгә бәйле – вакыт һәм шәхеснең дәрәҗәсе. Бу очракта шәхеснең зурлыгы сорау тудырмый. Татарлар арасында Нуриев иң дөньякүләм танылу алган шәхес, - диде Рәүфәл Мөхәммәтҗанов. - Вакытка килгәндә, ул законнар белән бәйле. Мемориаль такталар буенча Татарстанда закон бар – шәхеснең вафатыннан соң ун ел үткәч куела ала. Һәйкәл буенча андый законнарны белмим. Кемгәдер икенче көнне дә куярга мөмкиннәр, кемгәдер... әнә, Шаляпинга күпме вакыт кирәк булды?! Бу очракта акча мөмкинлекләре, кешеләрнең инанулары һәм башкаларны бер комплекста карап вакыт дип атыйбыз”.

Театрның балет сәнгате җитәкчесе Владимир Васильев Казанда Нуриевка һәйкәл куелуның халыкара Нуриев фестиваленең логик дәвамы булачак дип саный. Чирек гасырдан артык Нуриев исемендә барган халыкара фестиваль сәнгати һәйкәлгә тиң ди ул. “Һәйкәл хәзер булырга тиеш. Чөнки хәзер кызыксыну бар. Голливуд фильм төшерә. Большой театр спектакль чыгарды, - диде ул. – Казанда Нуриев ике мәртәбә булды һәм фестиваль аның үз рөхсәте белән аның исемен йөртә. Без ул һәйкәлне тиз арада куерга тиеш һәм бу утырышта да көн тәртибендә бары тик кайда куярга дигән сорау торырга тиеш”. Владимир Васильев Нуриевның Казанга нәкъ менә Опера һәм балет театрына килүен сәбәп итеп, һәйкәлнең, һичшиксез, театр тирәсендә куелырга тиешлеген әйтте.

Түгәрәк өстәл утырышында катнашучылар һәйкәл куелырга тиешле урын гына түгел, ә аны ясарга тиешле скульптор мәсьәләсендә дә фикерләрен җиткерделәр.

Утырышның нәтиҗәсе буларак, Казанда Нуриевка һәйкәл кую мәсьәләсен күтәреп, республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать әзерләнәчәк.

  • Казанда 10 – 23 май көннәрендә Рудольф Нуриев исемендәге XXXI Халыкара классик балет фестивале үтә. Кичә ул “Баядерка” спектакле белән ачылды. Фестиваль 26нчы ел Рудольф Нуриев исемен йөртә. Быел фестиваль Рудольф Нуриевның 80 еллыгына багышлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100