Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Рудольф Нуриев турында документаль фильмнар күрсәтәчәкләр
«Нуриев сезоннары» халыкара мәдәни проекты быел 10-27 март көннәрендә узачак.
(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Казанда «Нуриев сезоннары» халыкара мәдәни проекты кысаларында балет артисты, хореограф Рудольф Нуриев турында документаль фильмнар күрсәтәчәкләр
«Нуриев сезоннары» халыкара мәдәни проекты быел 10-27 март көннәрендә узачак. Чара Мәскәү, Уфа һәм Казан шәһәрләрен колачлый. Кинофестивальнең төп соңгы чаралары 22-27 март көннәрендә Казанда оештырыла.
«Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, «Мир» кинотеатры мәйданчыгында тамашачыларга документаль фильмнар күрсәтеләчәк, фотографияләр күргәзмәсе була, мастер-класслар узачак.
«Нуриев сезоннары»ның тантаналы ачылышы 23 мартта булачак, бу көнне тамашачыларга «Венеция, Карнавал, Любовь» Италия нәфис фильмының ретро-премьерасын күрсәтәчәкләр, Нуриев кинодагы соңгы ролен нәкъ менә шунда уйнаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз