news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Рудольф Нуриев турында документаль фильмнар күрсәтәчәкләр

«Нуриев сезоннары» халыкара мәдәни проекты быел 10-27 март көннәрендә узачак.

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Казанда «Нуриев сезоннары» халыкара мәдәни проекты кысаларында балет артисты, хореограф Рудольф Нуриев турында документаль фильмнар күрсәтәчәкләр

«Нуриев сезоннары» халыкара мәдәни проекты быел 10-27 март көннәрендә узачак. Чара Мәскәү, Уфа һәм Казан шәһәрләрен колачлый. Кинофестивальнең төп соңгы чаралары 22-27 март көннәрендә Казанда оештырыла.

«Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, «Мир» кинотеатры мәйданчыгында тамашачыларга документаль фильмнар күрсәтеләчәк, фотографияләр күргәзмәсе була, мастер-класслар узачак.

«Нуриев сезоннары»ның тантаналы ачылышы 23 мартта булачак, бу көнне тамашачыларга «Венеция, Карнавал, Любовь» Италия нәфис фильмының ретро-премьерасын күрсәтәчәкләр, Нуриев кинодагы соңгы ролен нәкъ менә шунда уйнаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100