news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Рубин» – «Крылья Советов» матчы вакытында парковка урыннары мәгълүм - исемлек

Матч көнендә стадионга килүчеләргә транспорт чараларын якындагы 4 парковкага кую рөхсәт ителәчәк.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИИ «Казань-Арена» стадионында «Рубин» – «Крылья Советов» футбол матчлары вакытында юл хәрәкәтен оештыру һәм автомобильләрне кую урыны турында хәбәр итте.

Матч көнендә стадионга килүчеләргә транспорт чараларын якындагы 4 парковкага - «Татнефть-Арена» янында, «Леруа Мерлен» сәүдә үзәге янында, Спортның су төрләре сарае янында, 3нче транспорт дамбасы дублер-юлына куярга рөхсәт ителәчәк.

Стадион тирәсендәге урамнарга РФ юлда йөрү кагыйдәләрен бозып куелган транспорт чараларын махсус сакланыла торган стоянкаларга эвакуацияләү каралган.

Казан Дәүләт автоинспекциясе татарстанлыларга һәм кунакларга низаглы вазгыятьләр тумасын өчен үз автомобильләрен рөхсәт ителгән урыннарга куярга яки футбол матчы урынына җәмәгать транспортында килергә киңәш итә.

Искәртеп үтик: 15 октябрьдә, 17 сәгатьтә «Татнефть-Арена» стадионында «Рубин» (Казан) һәм «Крылья Советов» (Самара) командалары арасында премьер-лига футбол матчы узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100