news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Рубин» командасы «Мордовия»не кабул итә

Очрашу Россия футбол Премьер-лигасының 10 нчы туры кысаларында уза

  (Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Илдар Райманов). Бүген кич Казанның “Рубин” командасы, футбол буенча Россия чемпионатында озын тәнәфестән соң, Kazan-Arena стадионында “Мордовия” клубын кабул итә. Очрашу Россия футбол Премьер-лигасының 10 нчы туры кысаларында уза.
Бу очрашу турны йомгаклау матчы булуын да билгеләп үтәргә кирәк.
Командалар бары тик ике тапкыр гына очрашты. Ике очрашудада “Рубин” җиңүгә иреште.
Бу очрашуда Мәскәүдән Игорь Федотов җитәкчелегендәге арбитрлар бригадасы эшләячәк.
«Рубин» – «Мордовия» очрашуы 19.30 сәгатькә билгеләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot