news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Рубин» белән «Тамбов» уены тигез исәпкә тәмамланды

«Рубин» 13 сентябрьдә Мәскәүдә «Динамо» белән очрашачак.

(Казан, 30 август, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Бүген Казанның «Ак Барс Арена» стадионында «Рубин» командасы РПЛ чемпионатының алтынчы тур матчында «Тамбов» командасын кабул итте. Уен 2:2 булып, тигез исәп белән тәмамланды.

«Рубин» (Казан) — «Тамбов» (Тамбов) — 2:2 (1:1). Гол кертүчеләр — Деспотович (47, 90) — Карапетян (15), Карасев (84).

«Рубин»: Дюпин. Меркулов, Уремович, Старфельт, Зуев, Макаров (Шатов, 65), Кварацхелия, Йевтич, Абильдгор, Хван, Деспотович.

Алты турдан соң казанлылар активында 11 очко тупланды, әлегә команда җиденче урынны били. «Рубин» 13 сентябрьдә Мәскәүдә «Динамо» белән очрашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100