Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Рубин» белән «Локомотив» очраша
Казанлылар Ринат Билалетдиновтан башка беренче матчларын үткәрә
(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ», Илдар Райманов). 2015/2016 ел сезонында, Россия футбол премьер- лигасының сигезенче туры кысаларында, Казанның "Рубин" командасы бүген кич үз кырында Мәскәүнең "Локомотив" командасын кабул итә.
Соңгы ике елда командалар биш тапкыр очрашты, ике тапкыр "Локомотив" җиңде, һәм өч уен тигез исәп белән тәмамланды. Бүген кич казанлылар Ринат Билалетдиновтан башка беренче матчларын үткәрә. Хәзер "Рубин"ның баш тренеры вазифаларын Чалый башкара. Бу фактор Казан командасы нәтиҗәләренә уңай йогынты ясарга тиеш. "Рубин" Россия футбол премьер лигасында 7 матчтан соң 3 очкога ия һәм Россия беренчелеге турнир таблицасында арттан икенче, ягъни 15 урынны били.
«Локомотив» агымдагы чемпионатта 7 матч үткәргән, 17 очкога ия һәм турнир таблицасында икенче урынны били.
«Рубин» – «Локомотив» матчы бүген кич Казанның "Үзәк стадионы"нда 19.00 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз