Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «РОСТКИ» форумында 49 килешү имзаланды
Татарстанда «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» IV Халыкара форумында 49 килешү төзелде. Документлар югары технологияләр, авыл хуҗалыгы, ясалма интеллект, мәгълүмати һәм стратегик хезмәттәшлек өлкәсендәге проектларны үз эченә ала, дип хәбәр иттеләр чараны оештыручылар.
Форум үз эшен Казанда төгәлләде. Анда 37 илдән, Россиянең 68 төбәгеннән һәм Кытайның 29 бүлекчәсеннән 10 меңнән артык кеше катнашты. Эшлекле программага 19 юнәлеш буенча 67 сессия кертелгән иде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге сессиядә экспертлар сәнәгатьтә, логистикада һәм шәһәр инфраструктурасында пилотсыз авиация системаларын куллану турында фикер алыштылар.
«2030 елга бездә Россия Федерациясенең 35 субъектын пилотсыз авиация өчен инфраструктура белән тәэмин итү планлаштырыла. Игътибар итсәк, Татарстанда бу инфраструктураны без булдырдык инде. Шуңа күрә аны түбән биеклектәге икътисадны алга таба үстерү өчен яхшы мәйданчык буларак карарга мөмкин. Моннан тыш, Без инфраструктураны Ерак Көнчыгышта да үстерәбез», - диде Татарстан Республикасы Рәисе.
Аерым трек сәламәтлек саклауда Россия-Кытай хезмәттәшлегенә багышланган иде. «Россия-Кытай: сәламәтлек саклау өчен технологияләр» фәнни – эшлекле симпозиумы кысаларында профильле ведомстволар, фән, медицина һәм җиһаз җитештерүчеләр вәкилләре ясалма интеллект һәм югары технологияле производстволарны локальләштерү өлкәсендәге уртак проектлар турында фикер алыштылар.
Форумның тагын бер гамәли нәтиҗәсе «Россия-Кытай инвестицион хезмәттәшлеге атласы»н тәкъдим итү булды. Россия Икътисади үсеш министрлыгы һәм Россия туры инвестицияләр фонды аны Кытай инвесторлары өчен адымлы корал буларак әзерләде – проектларны эшләтеп җибәрүдән алып дәүләт ярдәме чараларын алуга һәм эш өчен төбәк сайлауга кадәр.
Эшлекле программа 14 мең кв.м мәйданлы Russia-China Expo масштаблы күргәзмәсе белән бергә барды. анда ИТ, сәнәгать һәм АПК өлкәсендәге эшләнмәләр белән таныштырган 130 дан артык компания катнашты. Беренче тапкыр үз продукциясен мәйданчыкта Кытайның яңа төбәкләреннән компанияләр тәкъдим итте.
Форум кысаларында шулай ук Россия һәм Кытай бизнесы сөйләшүләре узды. Әйтик, Татарстан цифрлар министрлыгы Шэньчжэнь ясалма интеллект индустриясе Ассоциациясе белән хезмәттәшлек турындагы Меморандумга кул куйды.
Программада Россия-Кытай уртак проектлары өчен кадрлар әзерләү мәсьәләләре шактый урын алды. Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут, КХРның Россиядәге илчесе Чжан Ханьхуэй һәм ике илнең башка вәкилләре катнашындагы пленар утырышта югары технологияләр, логистика һәм инвестицияләр өлкәсендә белгечләр өчен белем бирү программалары турында фикер алыштылар.
«Россия белән Кытай арасындагы хезмәттәшлек телләрне дә, югары технологияләр, логистика, инвестицион проектлау, мәдәниятара аралашу өлкәсендә компетенцияләрне дә белгән профессионалларга таянырга тиеш. Татарстан, алга киткән мәгариф системасы һәм фәнни мәктәбе булганлыктан, мондый кадрлар әзерләүдә актив катнашуны үз бурычы итеп күрә һәм конкрет мәгариф программалары һәм стажировкалар тәкъдим итәргә әзер», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Россия белән Кытайның тугандаш шәһәрләре һәм партнерлары арасында Халыкара шахмат турнирында Россиянең 45 һәм Кытайның 16 шәһәре вәкилләре чыгыш ясады. Команда кубогын Санкт-Петербург җыелмасы яулады.
Форум кунаклары шулай ук мәдәни чараларда булдылар, шул исәптән Кытай киносы күрсәтүләрдә һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Сычуань операсы чыгышында. Театраль хезмәттәшлек кысаларында Камал театры һәм Сычуань һөнәри сәнгать көллияте килешү имзаладылар.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз