news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «РОСТКИ» форумы кысаларында микроэлектроника халыкара ярышлары уза

Казанда IV «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы мәйданчыгында микроэлектроника халыкара ярышлары уза. Сигез илдән катнашучылар дисплейлар алмаштыру һәм аналык платаларын ремонтлау кебек ике категориядә ярыша. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына чемпионатны оештыручыларның берсе, «Цифровой мастер» компаниясе хуҗасы Илнар Сәмигуллин сөйләде.

«Безнең илдә инженерлар өлкәсендә, аеруча микроэретеп ябыштыру өлкәсендә кадрларга кытлык проблемасы зур. Бервакыт бу модада иде. Минем бабам инженер иде, абыем инженер иде, мин үзем радиоэлектрон аппаратураны көйләүче белгечлегенә укып чыктым. Импортны алмаштыру контекстында мондый ярышлар кирәк һәм бик мөһим», – диде ул.

Аның сүзләренчә, катнашучылар эш тизлегендә һәм сыйфатында көч сынаша. Җиңүчеләр ике номинациядә билгеләнә: дисплей алмаштыру (иске пыяланы алу һәм яңасын кую) һәм аналык платасын ремонтлау (процессорны алу һәм кире урнаштыру). Узган елда микросхема алмаштыручылар арасында иң яхшы нәтиҗә 4 минут 20 секунд тәшкил иткән, ә быел ярыш алдыннан тренировка вакытында Малайзиядән килгән катнашучы 1 минут 40 секунд нәтиҗә күрсәткән.

Чемпионатның приз фонды якынча 800 мең сум тәшкил итә, әмма ул әле артырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot