news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Рөстәм Хуҗинның «Туган як көйләре» күргәзмәсе ачылды

Казанда Рөстәм Хуҗинның «Туган як көйләре» күргәзмәсе ачылды
Солтан Исхаков

Әмир Мәҗитов музееның күргәзмәләр залында Казан рәссамы Рөстәм Хуҗинның «Туган як көйләре» дигән күргәзмәсе ачылды. Автор баталь һәм тарихи жанрлардагы рәсемнәре белән билгеле.

Рәссамның шәхси күргәзмәсендә 100 дән артык әсәр тәкъдим ителә, алар арасында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган эшләр сериясе, шулай ук Татарстан һәм Урал пейзажлары, натюрмортлар бар, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.

Күргәзмә 30 августка кадәр дәвам итәчәк. Музей, дүшәмбедән кала, көн саен 10:00 дән 18:00 гә кадәр, якшәмбе көнне 16:00 гә кадәр эшли. Керү – билетлар буенча, ә укучылар музейга бушлай йөри ала. Өстәмә мәгълүматны +7(843)264-35-22 телефоны буенча белергә мөмкин.

  • Рөстәм Хуҗин – РФ һәм ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы. Аның әсәрләре Татарстанның Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Казан музей комплексы коллекцияләрендә, Болгар музей-тыюлыгында, Әлмәт картиналар галереясендә, шулай ук Россиядә һәм чит илләрдә шәхси коллекцияләрдә саклана.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100