news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Россиянең һәм Татарстанның иң өлкән десантчысы Павел Клетнев белән хушлашалар

Дүшәмбе көнне, 23 майда, Казанда десантчы, Бөек Ватан сугышы ветераны Павел Клетнев белән хушлашу мәрасиме узачак. Бу хакта Татарстан десантчылары берлегендә хәбәр иттеләр.

Табутны 10.00 - 10.45 сәгатьтә 2-нче Шатурская урамындагы 69 йорттан чыгарачаклар. 11.00 сәгатьтә Ксения Петербургская һәм Матрона Московская исеменә ачылган гыйбадәтханәдә (Читинская ур., 17а) отпевание үтәчәк.

Җирләү «Курган» зиратында (М7 «Волга» трассасы) 12.30-13.20 сәгатьтә узачак.

«Татарстанның десант җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде. Ул гаҗәеп кеше, легенда иде. Вакытлар узу белән дә үзгәрмәгән идея кыйммәтләре булган какшамас характерлы булды. Теләсә кайсы катлаулы ситуациядә тынычлык саклады», – диелгән кайгы уртаклашу текстында.

Татарстанның һәм Россиянең иң өлкән десанты Павел Клетнев 20 майда 98 яшендә вафат булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100