Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Россиянең атказанган рәссамы Рәшит Госманов вафат булды
Кичә 84 яшендә Россиянең атказанган рәссамы, Рәссамнар берлеге әгъзасы Рәшит Госманов вафат булган. Бу турыда «Татар-информ»га берлектән хәбәр иттеләр.
Рәшит Госманов 1937 елда Казанда туган. Ул бөтенсоюз, бөтенроссия күргәзмәләрендә, «Зур Идел» зона күргәзмәләрендә катнашты.
Рәшит Госмановның эшләре Мари туган якны өйрәнү музеенда (Йошкар-Ола), Татарстан Республикасы Милли музеенда, Татарстан Республикасының дәүләт сынлы сәнгать музеенда, А.М. Горький исемендәге әдәби-мемориаль музейда (Казан), Яңа Кырлай авылындагы Габдулла Тукай музей комплексында, Болгар тарих-архитектура тыюлыгында саклана. Әлмәт картиналар галереясында, шулай ук АКШ, Япониядә шәхси коллекцияләрдә, Австрия, Греция һәм башка илләрдә дә бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз