news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Россиянең Әфганстандагы эшлекле үзәге төзелеш проектлары турында килешү имзалады

KazanForum форумда Россиянең Әфганстандагы эшлекле үзәге Россия белән Әфганстанда төзелеш проектларын гамәлгә ашыру турында «Русс-Контракт» компаниясе белән килешүгә имза куйды. Килешүне Әфганстанда Россия эшлекле үзәге башкарма директоры Мөхәммәд Йосыф Шинвари һәм «Русс-Контракт» ҖЧҖ гамәлгә куючысы Евгений Приходько имзалады.

«Узган ел Петербург халыкара икътисади форумында Әфганстанның хезмәт һәм социаль мөнәсәбәтләр министры Абдул Умари Әфган белгечләренең Россиягә эшкә килүен оештыру буенча Россия ягы белән ирешелгән килешү турында белдерде. Һәм хәзер беренче килешү имзаланды. Шулай ук килешү Әфганстанда төзелеш проектларын үстерүне исәпкә ала», - дип хәбәр итте «Татар-информ»га Әфганстанда Россия эшлекле үзәге җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин.

«Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 13-18 майда уза. KazanForum Татарстанда ел саен 2009 елдан бирле уздырыла. 2023 елдан бу вакыйга федераль статус алды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.

news_right_1
news_right_2
news_bot