news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Россиянең Янгын сагы көненә багышланган тантаналар узды

Ветераннарга һәм үз вазыйфаларын башкарганда һәлак булганнарның тол хатыннарына аерым игътибар күрсәтелде

  (Казан, 30 апрель, «Татар-информ», Юлия Ревина). Бүген Казанда янгын часте территориясендә хезмәт бурычын башкарганда һәлак булган геройлар истәлегенә куелган стела янына җыелучылар шатлык, сагыну һәм күңелсезләнү кебек катнаш хисләр кичерделәр. Казанда Россиянең Янгын сагы оешуга 364 көн тулган көнгә багышланган тантаналы чара узды. Анда янгын сүндерү хезмәткәрләре, ветераннар, курсантлар, шулай ук янгын сүндерү вазыйфасын башкарганда һәлак булган хезмәткәрләрнең туганнары катнашты. Ветераннарга һәм үз вазыйфаларын башкарганда һәлак булганнарның тол хатыннарына аерым игътибар күрсәтелде.
Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Дәүләт идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Таһир Кәримуллин очрашу күп елларга сузылган традиция була дип билгеләп үтте. “Без янгынга каршы көрәштә үз гомерен биргән хәрби дусларның истәлегенә сак һәм хөрмәт белән карыйбыз. Җаваплылык, профессиональлек, үзләрен корбан итәргә әзер булу – бу янгын сүндерүчеләргә хас сыйфатлар”, - дип билгеләп үтте ул.
Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин хезмәттә батырлык һәм югары профессиональлек өчен Россия тармак министрлыгының “Янгын сүндерүдәге батырлыгы өчен” медальләрен һәм “Бик яхшы янгын сүндерүче”күкрәк билгесен тапшырды. Универсиада авылы мөстәкыйль янгын дружинасы грамота белән бүләкләнде. Шулай ук Андрей Телегинга эчке хезмәт подполковнигы исеме бирелде, ә Алексей Жирновка – эчке хезмәт майоры исеме.
Рафис Хәбибуллин бүләкләр тапшырып, бүгенге бәйрәм көнендә янгын сагы үз вазыйфаларын башкарганда һәлак булган хезмәткәрләрнең тол хатыннары да бар. “Сезнең алда баш иябез. Кызганычка каршы, бүген безнең белән булмаган хәрби хезмәткәрләрне һәрвакыт истә тотачакбыз. Ә калганнарга һәр көн өйдән киткәндә кич өйгә әйләнеп кайтуларын телибез”, - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot