news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда Россиянең танылган рәссамнары иҗаты тәкъдим ителә
Бүген “Хәзинә” милли галереясендә Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 65 ел тулуга багышланган “Мольба цивилизации” дигән күргәзмә оештырыла
Скопировать ссылку
(Казан, 5 май, “Татар-информ”). Бүген “Хәзинә” милли галереясендә Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 65 ел тулуга багышланган “Мольба цивилизации” дигән күргәзмә оештырыла.
Россиянең Идел буе, Урал һәм башка төбәкләрендә яшәп иҗат итүче 20 танылган рәссам үзенең 86 эшен тәкъдим итәчәк. Экспозиция кунаклары Урта гасырга караган татар тарихы, мөселман Көнчыгышы мәдәниятенә, XXI гасыр буыны яшәешенә һәм башка актуаль мәсьәләләргә багышланган матур, сынлы сәнгать әсәрләре, графика үрнәкләре, архитектура күренешләре белән таныша алачак.
Рәссамнарның төп бурычы – бүгенге заман күренешләре белән янәшәсендә яшәгән үткән традицияләрне ничек бар шулай сурәтләү, яшь буынга тапшыру. Күргәзмәдә рәссамнар Евгений Голубцов, Илдар Зарипов, Абрек Абзгильдин, Александр Ильясов, Булат Гыйльванов, Равил Заһидуллин, Рафаэль Кадыйров, Рамин Нәфыйков, Виктор Анютин, Фәйзрахман Камалов, Праски Витти, Зиннур Миңнеәхмәтов, Рамил Гайсин, Алексей Егоров, Алсу Тимергалина, Владимир Акимов, Валерий Абдуллин, Салават Гыйләҗетдинов, Альфрет Габдерәшитов һәм башкалар иҗаты белән танышырга мөмкин булачак. Әлеге мәгълүматны “Хәзинә” милли галереясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot