news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Россиянең төрле төбәкләреннән 100 кеше тернәкләнү узачак

"Ярдәм" фонды проектны тормышка ашыру өчен 4,8 млн сум күләмендә грант откан.

Казанда Россиянең төрле төбәкләреннән 100 кеше тернәкләнү узачак
Салават Камалетдинов

(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россия Президенты гранты хисабына Казанда Россиянең төрле төбәкләреннән 100 кеше тернәкләнү курслары узачак. Алар “Бер-беребезгә булышыйк” проекты кысаларында оештырыла. Бу хакта бүген "Ярдәм" фондында матбугат конференциясендә сөйләделәр.

Проект 2019 елда Россия Федерациясе Президентының гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән грантлар бәйгесендә җиңү яулаган. Аның максаты – физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне – арбада һәм култык таяклары белән йөрүче авыруларны, ДЦП диагнозлы кешеләрне тернәкләндерү курслары ярдәмендә тормышка җайлашырга, башкалар белән уртак тел табып яшәргә өйрәтү.

“Бер-беребезгә булышыйк” проектының җитәкчесе, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының укыту-тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинова курсларга сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган, 17 яшьтән узган кешеләр кабул ителүен билгеләп узды. "Курслар тәмамлангач, без аларның үзгәрүләрен күрәбез", - ди Мәликә Гыйльметдинова.

Проект кысаларында РФ Президенты гранты хисабына Россиянең төрле төбәкләреннән 100 кешегә (5 төркем) белем бирү һәм тернәкләндерү көтелә. Беренче төркем өчен курслар 2019 елның 18 ноябрь - 1 декабрь көннәрендә үтә.

Тернәкләнү узучылар өчен барысы да бушлай – укыту-тернәкләндерү үзәгендә яшәгән, тукланган өчен түлисе юк. Белем алу, психологик, медицина һәм юридик ярдәм күрсәтү дә бушлай. Тернәкләнү узучыларны озата килүчеләр ярдәмгә мохтаҗ булса, аларга да - бушлай.
 
Грантның күләме - 4 883 870 сум, проектны “Ярдәм” фонды тарафыннан финанслау 3 632 385 сумга төшә. Гомумән алганда, проектны финанслау барлыгы 8 516 255 сумга чыга, диделәр фонд вәкилләре. “Бер-беребезгә булышыйк” проекты грант хисабына 2020 елның 31 декабренә кадәр тормышка ашырыла. 
  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100