Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Россиянең төрле почмакларында төшерелгән фотографияләр күргәзмәсе ачылды
Экспозиция Казан аэропортында урнашкан. Ул пассажирларны Россия төбәкләренең архитектурасы, мәдәните, тарихы, дине, табигать байлыклары белән таныштырачак.
(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Казан аэропортында Халыклар бердәмлеге көнендә «Россия. Полет через века» фотокүргәзмәсе ачылды. Анда Россиянең төрле төбәкләре фотографларының 50 уникаль эше тәкъдим ителгән. Бу турыда Татарстан башкаласы аэропорты матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Экспозиция пассажирларны Россия республикаларының, крайларының һәм өлкәләренең табигать матурлыгы һәм архитектура төрлелеге, мәдәни, тарихи һәм рухи мирасы байлыгы белән таныштырачак. Эшләрнең бер өлеше Җиңүнең 75 еллыгына багышланган», — диелгән хәбәрдә.
«Казан» халыкара аэропорты генераль директоры Сергей Романцов сүзләренчә, проектны оештыручылар Казан аэропортында Россия буенча мавыктыргыч фотосәяхәт ясарга мөмкинлек биргән.
«Экспозиция пассажирларны сәяхәтләргә һәм яңа ачышларга илһамландырып, төрле төбәкләрнең милли колориты һәм мәдәни үзенчәлекләре, безнең чиксез илнең уникаль табигый һәм архитектура һәйкәлләре белән таныштыра», — диде ул.
Экспозиция Терминал 1А галереясендә урнашкан. Мондый фотокүргәзмә Россиянең барлык төбәкләрендә дә ачылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз