Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Россиянең милли-мәдәни автономияләре проблемаларына багышланган конференция ачылды
Конференциядә 150 кеше катнаша
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ». Камил Әсадуллин). 27-29 октябрьдә Казанда “Этникара мөнәсәбәтләр гармониясендә милли-мәдәни автономияләрнең роле һәм урыны” темасына багышланган конференция уздырыла. Бүген матбугат конференциясендә РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономия советы рәисе Илдар Гыйльметдинов чараның нечкәлекләре турында сөйләде.
Конференциядә барлыгы 150 кеше катнаша, алар арасында Россия милли-мәдәни федераль автономияләр җитәкчеләре, дуслык йортлары, татар мәдәният үзәкләре директорлары, дәүләт хакимияте, җәмгыять институтлары вәкилләре бар. Чараның кунагы – ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
Парламентарийларның сүзләренә караганда, конференциянең төп бурычы - милли сәясәт өлкәсендә Россиянең төрле төбәкләре вәкилләренең тәҗрибә уртаклашуы. Бигрәк тә башка төбәкләрдән түрәләрнең килүе мөһим, дип ассызыклады Гыйльметдинов. “Без кунакчыл булачакбыз, Казанны да, республиканы да күрсәтәбез. Аларга биредә, Татарстанда эш системасының ничек төзелүен күрсәтүне дә, максат итеп куюны да яшермим”, - диде депутат.
Илдар Гыйльметдинов конференция кысаларында фикер алышырга тиешле проблемаларны белдерде. Шулай итеп, ул милли сәясәт өлкәсендә эре мәдәни проектларны, тикшеренүләр алып баруга юнәлдерелгән “РФ халыкларының матди булмаган мәдәни мирасын үстерү” буенча гамәлгә куелмаган дәүләт программасы турында искәртте. Аның сүзләренә караганда, хәзер программа РФ Мәдәният министрлыгы карамагында. “Бу программага акча кертергә кирәк”, - дип тәкъдим итте парламентарий.
“Без субъектларның милли-мәдәни тормышы ничек яктыртылуыннан канәгать түгел”, - дип тагын бер проблеманы күтәрде И.Гильметдинов. Аның сүзләренә караганда, РФ Президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр советы утырышында милли сәясәт турында мәгълүмат бирү буенча фикер алышачаклар. Башка проблемалар арасында яшьләрнең Россия халыклары мәдәнияте турында хәбәрдар булмавы да бар. “Яшьләр белән нинди проблема бар? Кайвакыт төрле төбәкләрдә яшәүче яшьләр башка халыкларның мәдәниятен һәм традицияләрен белми. Безгә яшьләргә аралашу һәм алга бару мөмкинлеге бирүче программалар, проектлар кирәк. Мисал өчен, этно-туризм...” – диде депутат.
Гильметдинов шулай ук дистәләгән ел элек эшләгән “Россия яшьләре” программасын яңадан торгызырга тәкъдим итте.
Конференция нәтиҗәләре бунеча резолюция әзерләнәчәк, аны Татарстан хакимиятенә, шулай ук хакимиятнең федераль органнарына – Россия Мәдәният министрлыгына, РФ Президенты администрациясенә, Җәмәгать палатасына һ.б. органнар һәм оешмаларга юнәлдерәчәкләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз