news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Россиянең халык артисты Николай Алексеев чыгышы тәкъдим ителә
Иртәгә “XXI гасыр дирижерлары” фестивале кысаларында ТР Дәүләт симфоник оркестрының концерты узачак
Скопировать ссылку
(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 14 ноябрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында “XXI гасыр дирижерлары” фестивале кысаларында ТР Дәүләт симфоник оркестрының концерты узачак.
Концерт залының мәгълүмат бүлегеннән алган хәбәргә караганда, фестиваль Натан Рахлинның 105 еллыгына багышлана. ТР Дәүләт симфоник оркестры фестиваль кысаларында ике концертны бирде инде. Иртәгә буласы кичәдә оркестр белән Россиянең халык артисты Николай Алексеев дирижерлык итәчәк. Бүгенге көндә ул Санкт-Петербург филармониясенең Академик симфоник оркестры дирижеры булып эшли.
Музыка сөючеләр игътибарына Морис Равельның “Вальс”, Сергей Прокофьевның Бишенче симфониясе, Эдвард Григның фортепиано һәм оркестр өчен Концерты тәъдим ителәчәк. Фортепианода Россиянең атказанган артисты, халыкара конкурслар лауреаты Александр Гиндин уйный.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2