Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Россиянең чит ил студентлары семинарга җыелды
2012 елдан башлап Татарстанның чит ил студентлары саны ике тапкыр диярлек арткан
(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). 16-17 декабрьдә Казанда “Россиянең чит ил студентлары” семинары уза. Чарада Россиянең 200 дән артык чит ил студенты катнаша.
2012 елдан башлап Татарстанда чит ил студентлары саны ике тапкыр диярлек арткан: 3,5 меңнән 6 меңгә кадәр. Семинарның төп темасы адаптация, чит ил студентлары куркынычсызлыгы, хезмәт мәшгульлеге һәм укудан тыш эшчәнлек мәсьәләләреннән гыйбарәт.
“Россиянең чит ил студентлары” семинарын Татарстан Республикасы Студентлар лигасы һәм ТР Хөкүмәте ярдәме белән Казанның Чит ил студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе, шулай ук Казан дәүләт энергетика университеты тарафыннан оештырылган.
Семинар уздыру идеясе 2012 елның 15 ноябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган җиденче ТР Студентлар конгрессында белдерелгән иде. Беренче семинар 2013 елда 23-24 майда уздырылды, дип хәбәр итә ТР Студентлар лигасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз