news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Россиянең авиация вузлары спартакиадасы тәмамланды

Казан авиация институты икенче урынга лаек булган

(Казан, 23 ноябрь, “Татар-информ”). 20-22 ноябрь көннәрендә “КАИ Олимп” спорт комплексы базасында I Россия авиация вузлары спартакиадасы узды. Ярышларда А. Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты-КАИдан, Мәскәү авиация институтыннан, Уфа дәүләт авиация техник университеты һәм С. П. Королев исемендәге Самара дәүләт аэрокосмик университетыннан 200 дән артык студент катнашкан, дип хәбәр ителә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы сайтында. Студентлар 6 спорт төрендә көч сынашып, ГТО нормаларын тапшырган.

Ярыш нәтиҗәләре буенча, Россия авиация югары уку йортлары арасында үткән беренче спартакиадада гомумкоманда зачетында Мәскәү авиация институты җыелмасы җиңү яулаган, Казан авиация институты икенче урынга лаек булган, Уфа дәүләт авиация техник университеты өченче урынны алган. Командаларга медальләр, кубок һәм истәлекле бүләкләр тапшырылган.

Черлидинг: беренче урында МАИ-МАТИ, икенче урында КИТТУ-КАИ, өченче урында УДАТУ;

бадминтон: УДАТУ, МАИ-МАТИ, СДАУ;

йөзү: МАИ-МАТИ, УДАТУ, КИТТУ-КАИ;

баскетбол: СДАУ, УДАТУ, КИТТУ-КАИ;

волейбол: КИТТУ-КАИ, УДАТУ, МАИ-МАТИ;

мини-футбол: КИТТУ-КАИ, МАИ-МАТИ, СДАУ.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100