news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Россиянең атказанган артисты Раида Ермохина белән очрашу узачак

Иҗат кичәсенә килүчеләр Россия һәм чит ил композиторларының классик вокал музыкасын ишетә алачак.

Казанда Россиянең атказанган артисты Раида Ермохина белән очрашу узачак
Михаил Захаров

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Иртәгә, 18 февраль көнне, Татарстан Милли музеенда Россиянең атказанган артисты, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал сәнгате кафедрасы доценты Раида Ерохинаның сәнгать кичәсе узачак.

«Тамашачылар илебез һәм чит ил композиторларының классик вокал музыкасын ишетә, һәм, әлбәттә, Раида Ермохина белән шәхсән аралаша алачак», — дип сөйләде Татарстан Милли музее матбугат үзәге хезмәткәре Ленар Нәгыймов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Россиянең атказанган артисты белән очрашу «Музыкаль пәнҗешәмбе» циклы кысаларында 16:00 сәгатьтә булачак.

«Музыкаль пәнҗешәмбе» очрашулар циклы республика халкын һәм башкалабыз кунакларын Татарстанның бай классик һәм халык музыка мәдәнияте белән таныштыру максатыннан оештырылган. Кунаклар заманча композиторлар, музыкант, башкаручылар һәм иҗат коллективлары белән очраша һәм аралаша ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100