Казанда россиякүләм “Усадьба Jazz” фестивале була
Моңа кадәр ул Мәскәү, Санкт-Петербург, Воронеж һәм Екатеринбург шәһәрләрендә уздырылган
(Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”). 12 сентябрь көнне Казанның Меңьеллык мәйданында россиякүләм “Усадьба Jazz” фестивале була.
“Усадьба Jazz” − импровизацияләнгән музыкага багышланган Россиядә иң төп фестиваль санала һәм ул РФ Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырыла. Анда традицион джаздан алып эксперименталь электрон музыкага кадәр ишетергә мөмкин. 11 ел дәвамында фестиваль кысаларында төрле илләрдән 550дән артык музыкант чыгыш ясаган. Алар арасында Youssef Lateef, Marcus Miller, Branford Marsalis кебек джаз легендалары, шулай ук, “Аквариум”, Леонид Агутин, “Optymistica Orchestra” кебек Россиянең танылган артистлары да бар.
Фестиваль моңа кадәр Мәскәү, Санкт-Петербург, Воронеж һәм Екатеринбург шәһәрләрендә уздырылган.
Чарада, музыкадан тыш, балалар өчен һәм спорт-күңел ачу чаралары да пландаштырыла, диелә фестивальнең матбугат хезмәте хәбәрендә.