Казанда “Россиядә һәм чит илләрдә ислам белеме” халыкара фәнни-гамәли конференциясе уза
Җыенда профессиональ ислам белеме бирү системасын һәм Россиядә тарих һәм ислам мәдәнияты өлкәсендәге максатчан дәүләт программаларын үстерү перспективалары турында фикер алышу көтелә
(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”). Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты һәм Россия ислам университеты Ислам конференциясе оешмасы карамагындагы Мәгариф, фән һәм мәдәният эшләре буенча ислам оешмасы эгидасы белән берлектә Казанда агымдагы елның 28 сентябрендә “Россиядә һәм чит илләрдә ислам белеме” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференциясе уздыра. Җыен эшендә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның да катнашуы көтелә. Бу хакта парламентның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетыннан алынган мәгълүматларга караганда, җыенда профессиональ ислам белеме бирү системасын һәм Россиядә тарих һәм ислам мәдәнияты өлкәсендәге максатчан дәүләт программаларын үстерү перспективалары турында фикер алышу көтелә. Бигрәк тә ислам белеме бирә торган уку йортларының халыкара хезмәттәшлеге, аларның дөньякүләм мәгариф җирлегенә керү мәсьәләләре кызыклы булачак.
Конфенциядә Россия, БДБ һәм ерак чит илләр ислам һәм дәүләт уку йортлары, шулай ук Ислам конференциясе оешмасы карамагындагы Мәгариф, фән һәм мәдәният эшләре буенча ислам оешмасы һәм Ислам дөньясы университетлары федерациясе җитәкчеләре, фән, мәдәният, мәгариф эшлеклеләре катнаша.