news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Россиядә исәпләү техникасы үсеше турында III Халыкара конференция уза

Ул 13-17 октябрьдә А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты базасында үткәрелә

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). 13-17 октябрьдә А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты базасында "Россия һәм элеккеге СССР илләрендә исәпләү техникасы һәм аның программалы тәэмин ителеше үсеше: тарих һәм перспективалары " (SORUCOM-2014) дигән III Халыкара конференция үткәрелә.

14 октябрьдә КИТТУ-КАИның яңа уку елы башыннан Германо-Россия яңа технологияләр институты (ГРИНТ) эшли башлаган сигезенче бинасында беренче пленар утырыш була, дип хәбәр итә  "Казанские истории" челтәр газетасы.

Әйтергә кирәк, яңа, сигезенче корпусның мәйданы 19 мең квадрат метрдан артык. Анда лазер һәм аддитив технологияләр лабораториясе, нанотехнологияләр үзәге, балалар инженер үзәге, шулай ук зур аудитория һәм лекция биналары урнашкан.                

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100