Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Россиядәге чит ил студентларының көнкүрешенә һәм белем алу мәсьәләләренә багышланган семинар узачак
2012 нче елдан бирле Татарстанда чит ил студентлары саны ике тапкыр диярлек арткан: 3,5 меңнән алып 6 меңгә кадәр
(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”). 16-17 декабрь көннәрендә Казан дәүләт энергетика университетында “Россиянең чит ил студентлары” темасына семинар узачак. Бу хакта ТР Студентлар лигасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Хөкүмәте, вузлары ярдәме белән ТР Студентлар лигасы, Казан шәһәре Чит ил студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе тарафыннан оештырылган семинар Россия төбәкләреннән 200ләп чит ил студентын үзенә җыячак. Чарада Россиядә чит ил студентлары белән эш итү, аларның белем алу мәсьәләләре күтәреләчәк.
Семинарда дәүләт хакимияте вәкилләре, министрлык җитәкчеләре, вуз ректорларының, чит ил студентлары белән эшләүче әйдәп баручы экспертларының катнашуы көтелә. Чарага ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм ТР Куркынычсызлык советы Секретаре Айрат Шәфигуллин да чакырулы.
2012 нче елдан бирле Татарстанда чит ил студентлары саны ике тапкыр диярлек арткан: 3,5 меңнән алып 6 меңгә кадәр.
Семинар чит ил студентларының адаптациясе, иминлеге, хезмәт мәшгульлеге һәм дәрестән тыш эшчәнлеге темаларына төп дүрт секциягә б]леп үткәрелә. Шулай ук югары уку йортларының чит ил студентлары белән эшчәнлек алып баручы халыкара бүлекләре өчен портал презентацияләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз