news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Россиядә беренче гигиена кафедрасының юбилее билгеләп үтелә

Кафедра ачылуның юбилее белән Мәскәүдәге хезмәт медицинасы фәнни-тикшеренү институты директоры Николай Измеров һәм РФ Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Мидхәт Кә

(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Казанда “Россиядә профилактика медицинасы: тарихы һәм бүгенге замандагы торышы” темасына Бөтенроссия конференциясе ачылды. Әлеге чара Россиядә беренче гигиена кафедрасы оешуына 140 ел тулуга багышланды.

Конференцияне тантаналы төстә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Әнәс Гыйльманов, Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов, университетның гигиена, медицина экологиясе курсы белән хезмәт медицинасы кафедрасы мөдире Наил Әмиров, уку йортының гомуми гигиена кафедрасы мөдире Альберт Галлямов ачтылар. Кафедра ачылуның юбилее белән Мәскәүдәге хезмәт медицинасы фәнни-тикшеренү институты директоры Николай Измеров һәм РФ Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Мидхәт Кәримов котладылар.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Әнәс Гыйльманов белдергәнчә, “узган гасырның 70 елларында Россиядә беренче гигиена кафедрасының нәкъ менә Казанда ачылуы белән без чын рәвештә горурланабыз”. “Билгеле булганча, соңгы елларда илебездә демографик хәлнең начараюы, балалар һәм яшүсмерләрнең сәламәтлеге какшавы, эшкә яраклы халыкның вакытсыз үлеп китү очраклары артуы, репродуктив сәламәтлекнең начараюы, экология белән бәйле булган сәбәпләр аркасында килеп чыккан авыруларның саны артуы кебек гомуми проблемалар күзгә чагылып тора. Аларны чишү – бүгенге сәламәтлек саклау өлкәсенең бурычы. Илнең алдагы үсеше, халыкның иминлеге кешеләрнең физик һәм рухи сәламәтлегенә бәйле. Әйтергә кирәк, профилактика медицинасы юнәлеше Россиядә аз өйрәнелде. Казанда гигиена кафедрасының аякка басуы да бик авыр барган. Ничек кенә булмасын, бүген без кеше сәламәтлеге, гигиена сагында торучы кафедраның юбилеен билгеләп үтәбез. Һәм бу вакыйга чын бәйрәм төсен алды”, - диде министр урынбасары.

Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов сүзләренә караганда, авыр чорда кафедраны яшәтүгә, үстерүгә зур өлешне Наил Әмиров керткән. Бүген ул кафедра белән җитәкчелек итә. Бу көннәрдә медицина җәмәгатьчелеге аның да 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Кафедра мөдире Наил Әмиров конференция кунакларын кафедраны ачу тарихы белән таныштырды. Россиядә беренче гигиена кафедрасын ачу Аркадий Якобий исеме белән бәйле. 1865 елда ул суд медицинасы һәм гигиена кафедрасы белән җитәкчелек итә башлый. Аркадий Якобий университетта эшләгәндә гигиена-этнография өлкәсендә фәнни тикшеренүләр алып бара, гигиена юнәлешен суд медицинасыннан аеру өчен көрәшә. Ниһаять, галим уку йортында аерым гигиена кафедрасы ачылуга ирешә. Ул университетта гигиена кабинетын булдыра. 1869 елның октябрендә Россиянең Мәгариф министрлыгы мөстәкыйль гигиена кафедрасын булдыру турында карар чыгара.

Бүген форумда белгечләр тарафыннан илебездәге гигиена мәктәпләре тарихы, тирә-як факторларын гигиена ягыннан бәяләү алымнары, халык сәламәтлегенә тирә-як мохитның тәэсир итүен бәяләү калыплары, профилактика программаларын эшләгәндә, раслау медицинасы принципларын куллану, профилактика медицинасы өчен кадрлар әзерләү кебек мәсьәләләр күтәрелә.  

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100