news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте бүлекчәләрендә иң яхшы каравыл башлыгын ачыклауга конкурс башланды

Конкурста Татарстан Республикасы данын эчке хезмәт капитаны, 30 яшьлек Александр Павлов яклый

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», Камил Әсадуллин). Бүген Казанда Бөтенроссия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте бүлекчәләрендә иң яхшы каравыл башлыгын ачыклауга конкурсның өченче финал этабы башланды. Конкурс Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе укыту үзәге һәм "Динамо" спорт комплексында уза.

Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте Сак һәм конвоирлау идарәсенең территориаль конвоирлау бүлеге башлыгы Игорь Опар сүзләренчә, конкурс 2006 елдан башлап ел саен үткәрелә. Конкурсның максаты - иң яхшы конвоирларны ачыклау һәм һөнәрне популярлаштыру.

Конкурста Россиянең 14 төбәгеннән 14 хезмәткәр катнаша. Аның өченче этабына эләккәнче, катнашучылар төбәк һәм үз федераль округлары этабын узган.

Игорь Опар фикеренчә, иң яхшы конвоир, физик мөмкинлекләре һәм гадәттән тыш хәлләрдә эш итү әзерлегеннән тыш, психологик яктан тотрыклы да булырга тиеш.

Конкурста Татарстан Республикасы данын эчке хезмәт капитаны, 30 яшьлек Александр Павлов яклый. Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Терентьев Павловны "белемле" һәм "сәләтле" хезмәткәр буларак бәяләде. "Аның хезмәт итү, алга таба бару теләге бар. Минемчә, ул яхшы нәтиҗә күрсәтергә тиеш", - дип нәтиҗә ясады ул. 

Конкурска нәтиҗәләр 21 ноябрьдә чыгарылачак.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100