news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Россия Янгын сакчылыгы көненә багышланган тантаналар үткәрелде

Төп игътибар ветераннарга бирелде, шулай ук хезмәти вазифаларын үтәгәндә һәлак булучыларны искә алынды

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ», Юлия Ревина). Бүген Казанның Яруллин урамында урнашкан 3нче янгын часте территориясендә Россиядә янгын сагы оешуга 366 ел тулуга багышланган бәйрәм чаралары үткәрелде. Шулай ук биредә Татарстанда иң беренче булып кизү тора башлаган янгын автоцистернасының күргәзмә экспонаты ачылды. Моннан тыш, территориядә ТР Янгын-гамәли спорт федерациясенең дан залы да эшли башлады.

"Бу ел гади генә түгел -  9 май көнне Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тула. Шуңа да быел безнең төп теләк ветераннарны зурлау булды. Бүген без ачкан музей - Россиядә бердәнбер", - дип билгеләп үтте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин.

Министр сүзләренчә, соңгы 7 ел эчендә Татарстанда янгыннар һәм аларда һәлак булучылар саны кимү күзәтелә. "Иң мөһиме - кешеләребезне югалтмау. Һәрвакыт хезмәт иткәндә хезмәттәшләрне югалтмауны телим", - дип билгеләп үтте идарә җитәкчесе. Аның сүзләренчә, быел янгын сүндерү хезмәте өчен 11 март фаҗигале булды. "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын вакытында авария-коткару эшләрен башкарган вакытта подполковник Сергей Костин һәлак булды. Татарстан җитәкчелеге, республика Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының тәкъдименә колак салып, һәлак булучының гаиләсенә өч бүлмәле фатир биргән.  

Россия Янгын сакчылыгы оешуга 366 ел тулуга багышланган бәйрәм митингында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Таһир Кәримуллин хәбәр иткәнчә, хезмәти вазифаларын үтәгән вакытта һәлак булучылар исемлегендә Сергей Костин фамилиясе 27нче булды. Аларның исемнәре янгын часте территориясендә урнашкан һәйкәлдә уеп язылган.

Шулай ук бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгынга каршы федераль хезмәтнең яшь хезмәткәрләренең ант итү тантанасы да булды.

"2014 ел артта калды. 2015 елның да чиреге үтеп бара. Шул вакыт эчендә 4 мең 333 янгын сүндерелде. 1,1 меңнән артык кеше коткарылды", - дип, Кәримуллин статистика мәгълүматлары китерде.

Әйтергә кирәк, бүген куелган "ГАЗ-51А" шассиендагы янгын автоцистернасы экспонты 1957 елның 28 августында ТРның Апас районында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүче 28нче янгын частенда беренчеләрдән булып кизү тора башлаган. 1980 елда автомобиль "Кайбыч" постына тапшырылган, ә 1988 елда Апас районының "Ульянково" янгын сакчылыгына күчкән. 2008 елда автоцистернаны Апаска кайтаралар. 2013 елда ул реставрацияләнеп, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына тапшырылган.      

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100