Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Россия Хәрби-диңгез флоты көнен билгеләп үттеләр
Казанның Җиңү паркында Россия Хәрби-диңгез флоты көне уңаеннан тантаналы митинг булды. Бәйрәм «Татарстан Республикасы диңгез җыены» төбәк ветераннар оешмасы байрагы астында узды.
Чарага хөрмәтле кунак сыйфатында элегрәк РФ Хәрби-диңгез флотының Төньяк флоты командующие урынбасары булган вице-адмирал Валерий Пантелеев та килгән иде. Чарада шулай ук ТР Җәмәгать эшлеклеләре берлеге рәисе Александр Даренков, ТР Ветераннар берлеге рәисе, генерал-майор Александр Бородин, Россия Илкүләм иминлек академиясенең иҗтимагый һәм дәүләт куркынычсызлыгы идарәсе башлыгы, генерал-майор Сергей Алексеев, ТР Диңгез җыены рәисе Шәүкәт Сөнгатов, Татарстан Десантчылар берлеге рәисе Юрий Суворов һәм ТР «Чик сакчылары берләшмәсе» рәисе Альберт Сөләйманов катнашты.
Тантаналы митингка 150дән артык хәрби диңгезче җыелды. Күпләр ирләре, балалары һәм оныклары белән килгән. Митингта катнашучылар арасында диңгез пехотасы, чик буе гаскәрләренең диңгез частьлары, диңгез авиациясе ветераннарын, Балтыйк, Төньяк, Кара диңгез һәм Тын океан флоты диңгезчеләрен, Каспий флотилиясе ветераннарын күрергә мөмкин иде.
Митингны ачу тантанасында Александр Даренков Хәрби-диңгез флоты ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде, шулай ук махсус операция зонасындагы хәрбиләргә ярдәм итү буенча системалы эш алып барылуын билгеләп үтте һәм ТР Диңгез җыены рәисе Шәүкәт Сөнгатовка, аның урынбасары – икенче ранг капитаны Хәмит Абдуллаҗановка һәм «Татарстан диңгез пехотачылары» төбәк оешмасы рәисе Илшат Гыйльмияровка «Махсус хәрби операциягә ярдәм иткән өчен» медальләрен тапшырды.
«Хәрби-диңгез флоты көне - илебезнең иң популяр хәрби бәйрәмнәреннән берсе. Император Петр I тарафыннан 1696 елда нигез салынганнан бирле Россия флоты озын үсеш юлы узды һәм дөньяда иң куәтле хәрби-диңгез көчләренең берсенә әверелде», – дип мөрәҗәгать итте Александр Даренков җыелган халыкка.
Моннан тыш, үзенең чыгышында ул ветераннарның җылы аралашуын, балаларның офицерлар белән фотога төшү теләген күрү җанга рәхәтлек бирүен билгеләп үтте.
«Сугыш вакытында диңгезчеләр куркусызлыгы һәм батырлыгы белән дошманнарның котын алган, ә тыныч вакытта алар – яшь буынны тәрбияләү мәсьәләләре белән актив шөгыльләнүче иң яхшы кешеләр», – дип искәртте Даренков.
Митинг һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алу һәм «Мәңгелек ут»ка чәчәкләр салу белән тәмамланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз