Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Россия халыкларының традицион киеме» бөтенроссия фестивале башлана
Иртәгә, 4 сентябрьдә, Казанда «Россия халыкларының традицион киеме» бөтенроссия фестивале башлана. Фестиваль 6 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итте.
Өч көн дәвамында катнашучыларны һәм кунакларны бай программа көтә: конкурс чаралары, күргәзмәләр, фәнни-гамәли конференция, ярминкә һәм гала-концерт.

Конкурс чараларын карау һәм конференциягә керү өчен теркәлергә кирәк. Күргәзмәләргә һәм ярминкәгә керү ирекле.

Фестиваль илебезнең төрле төбәкләреннән килгән осталарны, дизайнерларны һәм иҗат коллективларын берләштерәчәк. Төп вакыйга – милли киемнәр конкурсы. Анда катнашучылар тарихи реконструкция һәм милли мотивларны заманча киемнәрдә чагылдыру осталыгын күздә тотучы номинацияләрдә үз эшләрен тәкъдим итәчәк.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз