Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Россия халыклары Спартакиадасы кысаларында регби-7 буенча ярышлар узды
Казанның Үзәк стадионында Россия халыклары Спартакиадасы кысаларында хатын-кызлар командалары арасында регби-7 буенча ярышлар узды. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итә.
Ярышларда илнең төрле төбәкләреннән килгән 11 команда көч сынашты. Татарстан спортчыларыннан тыш, турнирда Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, Краснодар, Пермь һәм Красноярск крайлары, Санкт-Петербург шәһәре, Чиләбе, Ростов һәм Волгоград өлкәләре, Башкортстан Республикасыннан килгән регбичылар катнашты.
Фотоны оештыручылар тәкъдим итте
Ярышлар ике көн дәвам итте. Мәскәү шәһәре җыелма командасы беренче урынны яулады, ул финалда Мәскәү өлкәсе командасын 17:14 исәбе белән отты. Пермь крае җыелма командасы өченче урынга лаек булды, Красноярск вәкилләрен 22:17 исәбенә җиңде.
Татарстан җыелмасы төркем этабы нәтиҗәләре буенча чирек финалга чыкты, әмма Пермь крае командасына оттырды. Җиденче урын өчен матчта Татарстан регбичылары Петербург җыелма командасын 19:7 исәбенә җиңде һәм нәтиҗәдә турнир таблицасында 7нче баскычта урнашты.
Спартакиада 21-31 августта узды. Оештыручылары - Россия Спорт министрлыгы, Спорт чаралары федераль дирекциясе һәм төбәк хакимияте органнары. Чара «Россия спортчылары» дәүләт программасы тарафыннан каралган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз