Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Россия – Ватан, Татарстан – туган йорт» күргәзмәсе ачылды
Бүген Казанда, ТР Фәннәр академиясе бинасында, «Россия – Ватан, Татарстан – туган йорт» мультимәдәни күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә комплекслы проект булып тора, ул тарих, мәдәният, мәгариф һәм үткәннең героик сәхифәләре аша республиканың төп кыйммәте – аның күпмилләтле халкының бердәмлеге һәм дуслыгы турында сөйли. Тантанада катнашучыларны Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Күргәзмә 14 тематик экспозиция тумбасыннан тора һәм Россия халыкларының бердәмлеге елына, Татарстанның үсешенә үз өлешләрен керткән төрле халыклар вәкилләренә багышлана, күпмилләтле якшәмбе мәктәбе, Татарстан халыклары дуслыгы йортлары һәм үзәкләре эше турында сөйли.
Фәрит Мөхәммәтшин тантаналы ачылыш алдыннан күргәзмәне карап чыкты, оештыручылар белән аралашты, аны әзерләүдә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде.
Фәрит Мөхәммәтшин чарада катнашучыларга республика җитәкчелеге исеменнән мөрәҗәгать итеп, Татарстанда 175 милләт вәкиле дус һәм тату яши, һәм бу күргәзмә бердәмлекнең уртак тарихтан, реаль эшләрдән һәм көндәлек багланышлардан барлыкка килүен ачык күрсәтә, дип билгеләп үтте.
«Илдә күпмилләтле дус-тату халык яши торган һәм шундый Халыклар ассамблеялары оештырылган төбәкләр аз, Татарстан бу яктан башка субъектлар өчен үрнәк булып тора. Без һәр этносның иң яхшы сыйфатларын, гореф-гадәтләрен саклап калырга тырышып, аларны Татарстанда яшәүче яшьләргә тапшыру өчен чаралар һәм очрашулар үткәрәбез. Бу да зур миссия», – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.
Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук күргәзмә һәркемнең күңеленә барып ирешер һәм үзара ихтирамны һәм күршелекне ныгытуга табан бер адым булыр, дип белдерде.
Әлеге күргәзмә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган проектны дәвам итә, ул тарихи елъязмага исемнәре мәңгегә язылган геройлар турында сөйли. Быелгы экспозиция Россия халыкларының бердәмлеге темасына багышлана һәм республикада яшәүче халыкларның дуслыгын һәм мәдәни бердәмлеген ача. Проект милләтара татулыкны ныгытуга, этномәдәни күптөрлелекне саклауга һәм гомумроссия гражданлык үзенчәлеген формалаштыруга юнәлдерелгән.
«Иң мөһиме – һәр халыкның милли үзенчәлеген, мәдәниятен һәм туган телен саклап калу. Минемчә, бу безнең гомумреспублика бурычы», – диде Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән әңгәмәдә.
Чарада шулай ук Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов һәм Дәүләт Советы депутаты, Татарстан халыклары ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин катнашты.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз