Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Россия укучылары спартакиадасы кысаларында волейбол буенча ярышлар узачак
Ярышларда ИФОның 13 субъектыннан 150 дән артык спортчы катнашачак
(Казан, 8 май, “Татар-информ”). Россия укучыларының округ кысаларында VII җәйге спартакиадасы кысаларында волейбол буенча ярышлар узачак. 11-21 май көннәрендә Казанда “Олимпиец” спорт комплексы базасында (Горький шоссесы, 160) 1999-2000 нче елгы кызлар арасында волейбол буенча ярышлар үткәреләчәк. Турнир Россия укучыларының VII җәйге спартакиадасы кысаларында уза (Идел буе федераль округы командалары катнаша торган II этап).
ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы сайтында хәбәр ителгәнчә, ярышларда ИФОның 13 субъектыннан 150 дән артык спортчы катнашачак.
Турнирның рәсми ачылыш тантанасы 12 нче майда 14 сәгать 30 минутта “Олимпиец” спорт комплексында узачак. 12-15 майда уеннар 11 сәгатьтә башлана, 16 һәм 17 майда – 14 сәгатьтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз