news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Россия – туган илебез, Татарстан – йортыбыз» дип аталган урам күргәзмәсе ачылды

Казанда «Россия – туган илебез, Татарстан – йортыбыз» дип аталган урам күргәзмәсе ачылды
Фото: Татарстан халыклары ассамблеясе һәм Дуслык йорты порталы

Бүген Татарстан Фәннәр академиясе бинасы каршындагы мәйданчыкта «Россия – туган илебез, Татарстан – йортыбыз» дигән яңа мультимәдәни урам күргәзмәсенең тантаналы ачылышы булды. Проект Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Халыклар дуслыгы йорты ярдәме белән Татарстан халыклары ассамблеясе тарафыннан тормышка ашырылган. Бу хакта Татарстан халыклары ассамблеясе һәм Дуслык йорты порталы хәбәр итте.

Яңа проект республикада яшәүче күпмилләтле халыкның тарихына, мәдәниятенә, мәгарифенә һәм үткәндәге батырлык сәхифәләренә комплекслы караш тәкъдим итә. Күргәзмәнең төп темасы – Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеге һәм дуслыгы. Проектны гамәлгә ашыру милләтара килешүне ныгытуга, этномәдәни төрлелекне саклауга һәм гомумроссия гражданлык үзаңын формалаштыруга юнәлтелгән. Бу бурычлар РФ Президентының 2026 елны Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан итү турындагы Указы максатларына, шулай ук дәүләт милли сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренә туры килә.

Экспозиция 14 тематик тумбадан тора. Күргәзмә республика халыкларының мәдәни мирасын популярлаштырып кына калмый, ә Татарстанның милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге казанышларын да күрсәтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot